Search results
- Бүген районда экологик хәлгә тискәре йогынты ясарлык эре предприятиеләр юк, тик шулай да, соңгы вакытларда халыкта утильләштерелергә тиешле көнкүреш калдыклары кискен артты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Иҗтимагый совет районның кайбер җирлекләрендә һәм Тәтештә “тр Экология кодексы” н үтәү мәсьәләсен өйрәнде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- олег евсеев, Людмила путятинская, Николай артемьев, геннадий Королев һәм Асия ибраһимова җитәкчелегендәге эшче төркем аларда тикшерү үткәрде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Каты көнкүреш калдыклары полигоннарының һәм тиешсез чүп түгү урыннарының булуына, терлекчелек фермалары калдыкларын җыю, саклау һәм утильләштерүдә, агу химикатлар һәм минераль ашламаларны куллануда экологик таләпләрнең үтәлешенә төп игътибар бирелде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Чишмәләрне, торак пунктларны төзекләндерүләр дә күз уңыннан читтә калмады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Тикшерү барышында каты көнкүреш калдыкларын саклау һәм юкка чыгаруда җитди кимчелекләр булуы ачыкланды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Барлык пунктларда да диярлек тиешле чүп түгү урыннары әйләндереп алынмаган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Аларда элмә такта күренми, анда җыелган калдыкларны дезинфекцияләү турында әйтәсе дә юк. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Шуңа да тикшерүчеләр болар законсыз чүп түгү урыннарыннан берни белән дә аерылмый, дигән нәтиҗәгә килде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Мәсәлән, келәштә көнкүреш калдыклары урыны моннан күп еллар элек билгеләнгән, ул чакта бу кадәр чүп тә булмаган һәм экологик яктан куркынычсыз саналган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/